Русия ГТХМ психологлары Казанда эш очрашуны тәмамлаган

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда “Экстремаль хәлләр психологиясе. Теория һәм практика” фән-практика конференциясе эшен тәмамлаган. Анда бөтен илдән килеп Русия ГТХМ региональ үзәкләренең һәм Ашыгыч психологик ярдәм үзәкләренең 120 дән артык психологы катнашкан иде. Ябу тантанасына Русия ГТХМ Иде буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин килгән. Кадерле кунаклар арасында шулай да МДУ психология факультетының деканы Юрий Зинченко да булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International