Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
17 нче августта “Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте” Татарстан республикасы дәүләт казна учреждениесе бүлекләренең эшчеләре йорт хуҗалары белән өйдә янгын иминлеге таләпләрен үтәү турында янгын профилактикасы буенча әңгәмәләр үткәргәннәр. Эшчеләр ялгыз һәм карт гражданнар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр тора торган урыннарга аеручы игътибар биргән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 795 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 5 янгын.
ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә видеоконференция режимында үткән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында берьюлы бүгенгә ике актуаль мәсьәлә күтәргәннәр: Татарстан Республикасы гомумбелем бирү оешмалары яңа уку елына әзер булу турында һәм суда күп кеше ял итә торган урыннарда кешеләр үлеме хәле турында.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт һәм күнегү манежы нигезендә “Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы янгын сүндерүчесе” республика смотр-конкурсының финалы үткән. Профессиональ осталык конкурсы иминлек һәм кешеләрне коткару темасы буенча Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе” фестивале чикләрендә оештырылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 97 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Бүген Казан шәһәре Вахитов районы күзәтү эшләре инспекторлары яңа уку елы башланыр алдыннан 98 нче рус-татар мәктәбендә планлы тикшерүне үткәргәндә янгын иминлеге буенча бер искәрмә дә тапмаганнар. Иң иске мәктәпләрнең берсенә 76 ел тулган инде, әмма моңа карамастан, бу белем бирү йорты яхшы хәлдә тора. 98 нче мәктәп директоры Азат Замалдинов бу җәй вакытында аларга агымдагы ремонт кына ясарга туры килгән диде. Август ахырына кадәр күзәтү эшләре хезмәткәрләреннән дә торган идарәара комиссияләр республиканың бөтен 1 799 мәктәбендә инспекция үткәрергә тиеш.
Татарстан Республикасы Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белдерә: 2016 елның 26 нчы августында 14.00 дән 17.00 гә кадәр һәм 27 нче августында 5.30 дан 17.30 га кадәр Казансу елгасында Кремль транспорт дамбасыннан “Миллениум” күперенә кадәр кече көймәләрне, шулай да җилкән, йөреп кайту, спорт төрле, шул исәптән гидроциклларны, ишкәкле көймәләрне куллану тыела.
Түбән Кама муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясенең (КЧСПБ) эшен тикшергәндә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең комиссиясе Сухарево авыл торагының Болгар авылында кешеләрнең су янында ял итүен оештыру буенча уңай тәҗрибәсен билгеләгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.