Балалар иминлеге айлыгы чикләрендә Казан автотранспорт техникумында Казан шәһәре 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары беренче курс укучылары белән профилактик дәрес үткәргән. Студентларга зыян күрүчегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнне сөйләп күрсәткәннәр, авария-коткару инструментының һәм водолаз җиһазларының эше белән таныштырганнар. Шулай да коткаручылар уку корпусының түбәсеннән альпинист җиһазлары ярдәме белән күргәзмә төшүләр оештырганнар.