Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның мезанизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында  - 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  6 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International