Гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия күнегүләрнең икенче көнендә Татарстан башкаласы да катнашкан. Казанда күнегүне үткәрер өчен берничә төрле объектлар катнаштырылган. Алдан билгеләнгән гамәлләргә әзер булуын экономика объектларының, торак-коммуналь хезмәтләренең эшчеләре һәм табигый бәла-каза, техноген катастрофа яисә сугыш янау вакытында гражданнар халкын саклау буенча гамәлләр белән бәйле булган башка гражданнар категорияләре күрсәткән.
5 нче октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия күнегүдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ көчләре белән шартлы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча зур масштаблы күнегүләр үткән. Чараларда ПСЧ-56 ОФПС-15 янгын сүндерүчеләре, Русия ГТХМ Идел буе эзләү-коткару отряды Яр Чаллы филиалының коткаручылары һәм Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы 6 нчы зональ эзләү-коткару отрядыннан (Яр Чаллы) аларның хезмәттәшләре катнашкан. Шулай ук башка ашыгыч хезмәтләрнең көчләре һәм чаралары тартылган. Күнегүләр башыннан өч сәгатьтән соң барлык мәсьәләләр эшләнгән иде.
Гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия ачык дәрес чикләрендә республиканың барлык мәктәпләрендә тематик дәресләр үткән. Гомумбелем йортларда укый торган балаларга илнең гражданнар оборонасы барлыкка килү, формалашу һәм үсү тарихы, милли иминлекнең мөһим өлеше буларак хәзерге заман этабында гражданнар оборонасының роле, үсеп килә торган буында тормыш иминлеге культурасын алга таба формалаштыру һәм аны төрле экстремаль хәлләрдә гамәлләргә хәзерләү турында мәгълүмат җиткерелгән.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 23, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, милекнең төрлек формалары – 1.
Гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия күнегүләр чикләрендә 5 нче октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ көчләре белән шартлы гадәттән тышны бетерү буенча зур масштаблы күнегүләр үтәчәк. Чараларда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, шулай да башка ашыгыч хезмәтләрнең көчләре һәм чаралары катнашачак. Барлыгы 11 техника берәмлеге һәм 37 кеше. Күнегү легендасы буенча торак йортта көнкүреш газ шартлаган.
Бүген республика һәм муниципаль хакимияте вәкилләренең, шулай да авария һәм ашыгыч хезмәтләрнең эш көне әзерлек номер 1 гә китерү турында кесә телефонына ашыгыч хәбәрдән башланган. Русия Федерациясе ГТХМ Министры Владимир Пучков җитәкчелегендәге онлайн видеоконференция режимында тапшырыла торган Бөтенрусия киңәшмәсенең эшендә ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең рәисе – ТР беренче Премьер-министр урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының вакытлыча башкаручысы эчке хезмәт полковнигы Таһир Кәримуллин катнашканнар.
Бүген Русия Федерациясендә ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия гражданнар оборонасы күнегүсе башланган. Күнегү өч этап аша 4 тәүлек эчендә үтәчәк. Ул башкарма хакимиятенең федераль органнары, Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән бергә үткәреләчәк. Аның темасы “Русия Федерациясе территориясендә зур масштаблы табигый һәм техноген үзенчәлектәге гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында гражданнар оборонасы буенча чараларны башкаруны оештыру”.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, печән – 1.
4 нче октябрь – Русия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне. Бу көндә 1932 елда СССР Халык Комиссарлары Советы “СССР территориясенең һава оборонасы турында кагыйдәнамәне” раслаган. Аның буенча җирле һава оборонасы (МПВО) бөтен СССР һава оборонасы системасының мөстәкыйль өлешенә чыгарылган. СССР (аннан соң Русия Федерациясе) Гражданнар оборонасы МПВО варисы булып чыккан. Быел гражданнар оборонасы системасына 84 ел тула. Бәйрәм алдыннан ГО белгечләренә һәм ветераннарына Рафис Хәбибуллин эндәште.
Руссия ГТХМ 4 нче октябрьдән 7 нче октябрьгә кадәр Гражданнар оборонасы буенча бөтенрусия күнегүсен үткәрәчәк. Анда 40 миллионнан артык кеше, 200 меңнән артык авария-коткару формированиеләрнең белгечләре, шулай да 50 меңгә якын берәмлек техника катнашачак. Әлеге күнегүгә башкарма хакимиятенең федераль органнары, регионнарның җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар тартылачак.