ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бөтенрусия гражданнар оборонасы күнегүсенең нәтиҗәләрен республика ММҖ Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасарының бурычларын вакытлы башкаручысы полковник Илдар Гибадуллин тавышландырды. Шулай ук ул Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы айлыгын үткәрү чикләрендә планлаштырылган һәм үткәрелгән башка чаралар турында хәбәр итте.

Октябрьнең 1 нән 7 нә кадәр Саба отряды Ятмас Дусай авылын саклау буенча, Яр Чаллы отряды Биклән авылын саклау буенча, Чистай отряды МЮД һәм Ерыклы авылларын саклау буенча аерым постларның эшчеләре халык белән аңлатма әңгәмәләр үткәргән. Шундый әңгәмәләр үткәргәндә гражданнарга өйдә янгын иминлеге чараларын җиткерәләр һәм аларга янгын иминлеге чаралары буенча истәлекләр бирелә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгы, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 2 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән.  


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Янгын вакытында биек биналардан эвакуацияләнү буенча күнегүләрдә Универсиада Авылының дүртенче корпусында күптән түгел урнашкан 300 дән артык КФУ ның беренче курс студентлары катнашкан. Шулай итеп студентлар Русиянең барлык регионнарында 4 нче октябрьдә башланган гражданнар оборонасы айлыгын билгеләгәннәр. Балаларга ничек ут сүндергече ярдәме белән януны сүндерергә икәнне күрсәткәннәр һәм теләүчеләргә чын ялкынны сүндерергә  мөмкинлек биргәннәр.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 117 нче урта гомумбелем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү кирәге турында курчак спектаклен күрсәткәннәр. Курчак тамашасын Авиатөзелеш районы янгын күзәтү һәм проифлактика эшләренең хезмәткәрләре “Лето” иҗат студиясе актерлары белән бергә оештырганнар. янгынга каршы тематикага “Лето” иҗат студиясе белән гомумбелем мәктәпләрдә үткәрелә торган республикабызда бу инде унынчы спектакль.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән яштәге кешеләр көне хөрмәтенә һәм Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Ветераннар советы үзенең иң өлкән хезмәткәрләрен хөрмәтли. Быел 70 нче тулып килә торган янгын сүндерү хезмәте ветераны Борис Михайлович Фомичев аерым игътибарга лаек булган.

6 нчы октябрьдә “Нижнекамскнефтехим” ААҖ ИП-4 объектында даими әзерлек көчләре һәм радиация һәм химия саклауның 2 нче авария-коткару төркеме белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия күнегүсе буенча чаралар чикләрендә планлаштырылган махсус тактик күнегүләр үткән. Күнегүләрнең тактик фикере буенча хлор сыемы ачылып киткәнгә күрә әйләнә-тирә мохитка 2 тонна агулы матдә чыккан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 3 янгын, печәнлектә – 1 янгын.  


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 6 нчы октябрьдә, Түбән Камада “Нижнекамскнефтехим” ААҖ территориясендә масштаблы күнегүләр оештырылачак. Күнегүләр легендасы буенча ААҖ объектларының берсендә, авария нәтиҗәсе буларак, хлор сыемы ачылып киткән. Күнегү тарихы әйләнә-тирә мохитка 2 тонна хлор чыгарылуын (түгелүен) һәм торак йортларга таба җәелә торган химик зарарлану зонасы барлыкка килүен ниятли. Шартлы зыян күрүчеләр бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International