Русия ГТХМ системасында янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк мәктәбенең укучылары өчен экскурсия оештырып үткәргәннәр. Балаларга Русиядә һәм Татарстан Республикасында янгын сүндерү хезмәтен кору тарихын сөйләгәннәр, аларны янгын сүндерү депосында янгын сүндерүчеләрнең эше белән таныштырганнар. Балалар белән янгын иминлеге тәртибе турында әңгәмә үткәрелгән.