Бу яңалык, шулай да гомумән республикада 112 ашыгыч чакырулар хезмәтенең эше турында “Татмедиа” да бүген үткән брифингта журналистларга хезмәт директоры Ольга Лозовая сөйләгән. Татарстан республикасында 112 системасы эшләгән вакытта 2009 елдан 2016 кадәр 112 номеры буенча барлыгы 7 млн. артык чакыру кабул ителеп эшкәртелгән. Абонентларның урта көтү вакыты 2014 елда 20 секундтан 2016 елда 6-7 секундка кадәр кимегән. Тәүлек эчендә уртача 5 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелә.
Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган һәм яше җитмәгән балалары булган гаиләләр тора торган өйләрдә һәм фатирларда автономияле янгын белдерүчеләрне кую буенча профилактик акция тәмамлана. Республиканың 45 муниципаль районнарында 1 нче ноябрьгә кадәр җирле администрацияләрдә һәм социаль яклау идарәләрендә теркәлгән 1 334 гаиләдә 5 336 янгын белдерүче куелачак.
“Заря” № 4 коммерцияле түгел бакча ширкәтендә бакча йорты яну турында хәбәр 20 сәгать 56 минутта килгән. Биш минутта 15 нче отрядның ПСЧ-72 5 кешедән торган кизү каравылы чакыру урынына килеп җиткән. Янгынны сүндергән вакытта йортның бүлмәләрендә 1960, 1997 елгы ике хатын-кызның һәм 1985 елгы ир-атның мәетләре табылган иде. Тагын бер ир-атның шәхесе ачыклана. 21 сәгать 17 минутта ачык януны бетерелгән. 21 сәгать 32 минутта янгынның нәтиҗәләре бетерелгән. Янгынның алдан ачыкланган сәбәбе – мичне кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырул буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 4 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Бәйрәмнең төп кунаклары – Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең укучылары һәм янгынга каршы хезмәт ветераннары. Иртә таңнан Балалар сәнгате мәктәбе алдында мәйданда районның ашыгыч хезмәтләренең техникасы һәм махсус җиһазлары күргәзмәсе оештырылган иде. Районда нинди дә булса гадәттән тыш хәлләргә һәм һәлакәтләргә җавап итәргә әзер булган бөтен көчләр һәм чаралар күрсәтелгән: янгын сүндерү автоцистерналары, махсус авария-коткару җиһазлары, медицина ярдәме һәм ГИБДД автомобильләре, шулай да газ хезмәте һәм электр челтәрләре авария бригадаларының кизү техникасы.
Яр Чаллыда инде 100 гаилә өйдәге янгын белдерүчеләре белән коралландырылган. Тагын 86 белдерүчене ГТХМ хезмәткәрләре озакламый куярга планлаштыра. Искә төшереп, янгын сүндерүчеләр һәм күзәтү эшләре бүлегенең инспекторлары бу профилактик эшне социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр тора торган өйләрдә һәм фатирларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча матди ярдәм күрсәтү акциясе чикләрендә үткәрәләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 2 кеше зарар күрде.
Бүген Кадышево авылының яшәүчеләре гадәти булмаган профилактик акциядә катнашканнар. Аларга кунакка Казан шәһәре күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре һәм “Наско” иминләштерүче компаниянең ирекле янгын сүндерү төркеме активистлары килгәннәр иде. ГТХМ хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр үткәреп өйләрдә клиентлары өчен янгын белдерүчеләрен куйганнар.
Янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды башлыгы Алексей Шаповалов, тәҗрибәле янгын сүндерүче буларак, кул астындагы кешеләренең профессиональ осталыгына зур мәгънә бирә. Бу республикада отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең кизү каравыллары арасында хәрби җәелдерү буенча ярышларны үткәрә торган бердәнбер отряд. Өстәвенә, елга ике мәртәбә – кыш һәм көз вакытында. Соңгы чара күнегү полигонында 11 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр үткәрелгән иде. Һәрберсе 5 кешедән торган 56 кизү каравыл катнашкан. Ярышлар өч этаптан торган иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.