9 нчы ноябрьдә 13.45 тә Прость елгасы тамагында иске шәһәр пляжы районында асты өскә әйләнгән көймә табылганы турында шахиттән хәбәр килгән. Көймәнең хуҗасы – балык тотарга чыккан 1956 елгы Чистай яшәүчесе. Эзләүләр караңгы җиткәнче дәвам итеп нәтиҗәгә китермәгән. 10 нчы ноябрьдә иртәнге сәгать 8 дә эзләүләр кабат башланган. Боз кату вакыты килеп җиткәнгә күрә су объектлары кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен катырак хәтәр.