Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын,  бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.      

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

09.11.2016 ел  21.20  Казан шәһәре, 1 нче Станционная урамы, 17 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 35 кв.м. Янгын хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр ике мәетне таба. Шәхесләре ачыклана. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

09.11.2016 ел 18.30 Әгерҗе МР, Салауш авылы тирәсендә, Иж елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1970 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге балыкчы 09.11.2016 көнне югалган була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

09.11.2016 ел 13.44 Лениногорск МР, Шугурово авылы, Ленина урамы, 23 нче йорт.

Шәхси йортны сүткән вакытта, өлешчә түбә ишелде. Булган хәлнең нәтиҗәсендә, 1957 елгы ир-ат зарар күрде. Аны төрле тән җәрәхәтләре белән Лениногорск хастаханәсенә озаттылар

09.11.2016 ел 15.45 Балтач МР, Көек авылы, Ибраһимов урамы, 28 нче йорт

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча  кризис хәлләр идарә үзәгенә шәхси йортта ике мәет (1977 елгы ир-ат һәм 1981 елгы хатын-кыз) табылуы турында хәбәр килә. Мәетләрне Балтачның үзәк район хастаханәсенең моргына илтеләр. Фатиганең сәбәбе ачыклана.   

10.11.2016 ел 02.48   Казан шәһәре,  Бондаренко урамы, 17 нче йорт.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча  кризис хәлләр идарә үзәгенә дүрт кешенең (Ике хатын кыз 1973 һәм 1980 елгы һәм ике бала 2001, 2011 елгы)  газ белән агулануы турында хәбәр килә.  Зарар күрүчеләрне хастаханәгә илтеләр.  Фатиганең сәбәбе – газ колонканың төзек булмау.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International