ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Махсус җиһаз ярдәме белән иярчен антеннасы белән идарә иткәннәр, күчмә идарә итү пунктында утырганнар һәм дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив штабның әгъзалары да булганнар – шундый мөһим рольләрдә булу Татарстан Республикасы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә һәм ОФПС-7 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә килгән 52 нче Казан гимназиясе укучыларының бәхетенә туры килгән. Укучылар өчен ачык ишекләр көнен ГТХМ хезмәткәрләре гражданнар оборонасы айлыгы һәм Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә оештырганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Янгыннарны сүндерү белән бәйле барлык категорияләрнең белгечләрен хәзерләү этапларының берсе – ул Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәгендә урнашкан “Лава” ут полигонында дәрес. Полигон янгын барлыкка килү һәм җәелү буенча бөтен хәлләрне модельләштерә ала. Ут сынауын 26 янгын сүндерүче үткән. Катнашучылар арасында Русиянең күрше регионнарының янгын сүндерүчеләре дә булган: Киров өлкәсе, Удмуртия, Түбән Новгород, Мари Ил һәм Чуашия.

Өч Казан мәктәбенең җитмештән артык ГТХМ кадетлары “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кушылган иде. Тантаналы чара 67 нче мәктәптә үткән. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы ВДПО ның “Яшь янгын сүндерүче” балалар хәрәкәте советы рәисе Гүзәл Әүхәдиева һәм ТР гамәли янгын сүндерү спорты федерациясенең җаваплы секретаре Валерий Гришенков булган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.


16
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

“Яшь коткаручы” шәһәр ярышлары Дербышки поселогында ике көн үткән иде. Кичә алты төркем, үзләренең коткару, ярдәм күрсәтү осталыгын, экстремаль хәлләрдә эшләүне, шулай да төркемдә эшләргә сәләт булганны күрсәтеп, байтак киртәләр һәм сынаулар аша үткән. Бөтен этапларның нәтиҗәләре буенча Яңа Савин районының төркеме лидер булып чыккан. Икенче урын – Вахитов районы артыннан. Авиатөзелеш районының мәктәп укучылары өченче урынны алганнар.

Яшел Үзән районында күп балалы, фәкыйрь гаиләләр тору урыннары буенча янгын белдерүчеләрен кую буенча акция дәвам итә. Халыкны социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча районда идарәара исәптә 117 гаилә тора. Аларның тору җирләрен җиһазландырыр өчен 468 белдерүче бүлеп бирелгән. Исәптә булган бөтен гаиләләрне әйләнеп чыгарга һәм ярдәм акциясен ике атна эчендә тәмамларга планлаштырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Яшь коткаручы” ярышлары табигый мохитта эзләү-коткару эшләреннән башланган. Дербышки поселогы урманы һәм Комсомольское күле табигатьтә гадәттән тыш хәл вакытында коткаручыларның чын эшенә охшаган сынаулар белән полигонга әверелгән. Казанның иң яхшы алты төркеме, район ярышларының җиңүчеләре катнашкан. Барлык катнашучылар – профиль кадет корпусларының, мәктәпләрнең, классларның, түгәрәкләрнең һәм “Яшь коткаручы” секцияләрнең укучылары. Төркемнәр составында 14 яшьтән 17 яшькә кадәр сигез укучы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International