Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәм аның идарә асты бүлекләрендә дүрт һәм дүрттән артык баланы үстерә торган хезмәткәрләрнең һәм эшчеләрнең гаиләләренә финанс ярдәм күрсәтелгән. Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков әмере буенча һәрбер гаиләгә 100 000 сум бүлеп бирелгән. Татарстанда барлыгы 31 гаилә ярдәм күргән. Барлыгы Русия ГТХМ системасында 1 200 дән артык күп балалы гаилә.