Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
13.11.2016 ел 20.00 Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 31 нче “б” йорты, 2 нче подъезд.
12 катлы торак йортта лифт ычкынып төшә. Лифт эчендә, 1967 елгы хатын-кыз була. 2 нче зональ коткару отрядының коткаручылары ГАСИ җиһазы белән лифтның ишеген ачалар, зарар күрүче хатын-кызны чыгаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. 1967 елгы хатын-кыз ашыгыз ярдәменнән баш тарта. Булган вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.