Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 тапкыр.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга   - 1 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

29.11.2016 ел 02.35 Әлмәт МР, Иске Сурки авылы, Үзәк районы, 62 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 56 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1963 елгы ир-ат  зарар күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International