Балалар ярышкан, тренерлар күз салган

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең республика бүлекчәсенең хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе белән бергә Казан мәктәп укучылары өчен гамәли янгын сүндерү спорт буенча Казан шәһәре Кубогына спорт ярышларын оештырганнар. 25 Казан мәктәбенең 200 гә якын укучысы янгын эстафетасы һәм икенче катның тәрәзәсенә штурм баскычы белән менүдә ярышкан. Яшүсмерләрне ТРО ВДПО РТ советы рәисе Гәбделхай Вәлиуллин котлаган.

Барлык ярышларның нәтиҗәсе буенча бәйрәмнең төп призын – гамәли янгын сүндерү спорт буенча Казан шәһәре Кубогын 54 нче урта гомумбелем мәктәбе төркеменә биргәннәр. Икенче урынны 159 лицей җыелма төркеме алган. Һәм өченче урынны 77 нче лицейның яшь спортчылары алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International