Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, бакча йортында – 1 тапкыр, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Эзләү эшләренә – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
30.11.2016 ел 20.41 Алабуга шәһәре, Нефтяников проспекты, 33 нче йорт.
Биш катлы торак йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 3 кв.м. мәйданында аш бүлмәсендә җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 8 кешене коткарды, шуларның дүртесе бала. 1927 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
30.11.2016 ел 12.30 Яшел Үзән МР, Васильево пгт, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1096 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.