Бүген Казанга “ОСВОД РТ” региональ иҗтимагый оешмасы республика форумына ОСВОД ның район бүлекләренең рәисләре һәм ТР ГТХМ карамагындагы Иҗтимагый советның район бүлекләренең рәисләре су объектларында кешеләрнең иминлеген тәмин итү мәсьәләсе турында бергә фикер уртаклашыр өчен һәм районннырда күптән түгел корылган ОСВОД бүлекләренең төп эш юнәлешләрен билгеләр өчен килгән. Форум эшендә ТР ГО һәм ГТХ эшләре министры урынбасары Николай Суржко, ТР Иҗтимагый палата вәкиле Елена Муравьева, кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов һәм ТР ирекле янгын сүндерү хезмәте рәисе Алик Назмутдинов катнашканнар.