Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәре ГИМС инспекторлары Яр Чаллы шәһәре администрациясе карамагында административ комиссия белән бергә, массакүләм мәгълүмат чараларын чакырып, Түбән Кама ГЭС ның түбән бьефында балык тоту урыннары буенча рейд үткәргәннәр. Рейдның төп максаты – боз кату вакытында су объектларында һәлакәтләрне булдырмау профилактикасы һәм балыкчыларның үлемен кисәтү.