Каты көрәштә уку манарасының тәрәзәсенә штурм баскычы белән менү дисциплинасында секундлар спортчының осталыгыннан һәм тизлегеннән тора. Татарстан спортчысының җиңүгә китергән вакыты 13.17 сек. тәшкил итте. Бу дисциплинада икенче урынны шулай ук татарстанлы Дмитрий Алексеев алды.
Барлык җиңүчеләргә һәм приз алучыларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Спортчыларга лаеклы бүләкләрне ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре һәм спорт ветераннары бирде.
РСЧС хезмәтләренең зур укуларында төрле министрлыкларның һәм идарәчелекләрнең 500 кешедән артык шәхси составы һәм 50 берәмлек техникасы катнашты. Ашыгыч һәм аварияле хезмәтләр "Казан-Арена" стадионында мөмкин була торган гадәттән тыш хәлләрнең һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен локальләштерү һәм киметү буенча хәрәкәтләрне эшкәртте. Дөнья чемпионатында барлыгы 36 объект эшләтелә. Тагын 77 дөнья чемпионатының катнашучылары һәм кунаклары тору урыны.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын.
Русия ГТХМ Министры Кубогына Бөтенрусия ярышларының, шулай да Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогын уйнатуның ачылу тантанасы ямьле тамаша белән чагыштырырлык булды. Русия Федерациясе субъектларының һәм Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең махсус идарәләренең 35 төркеменең 450 дән артык спортчысы һәм кунаклар моңа шахит булды. Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт байракларын күтәрү тантанасыннан соң "Гамәли янгы спорт гимны" җырының премьерасы булды. Яңа гимн көенең һәм сүзләренең авторы 2 нче отрядның янгыннар профилактикасы бүлегенең инженеры Юлия Макарова.
Бөтенрусия гамәли янгын спорт ярышларының ачылу тантанасы алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә судьялар коллегиясе һәм ярышлар җирәбәсе үтте. Судьялар коллегиясендә төркемнәрнең вәкилләре ярышларны үткәрү планы турында фикер алышты, спортчылар арасында допинг-контрольне үткәрү сораулары кагылды. Казанда гамәли янгын спорт элитасы җыела — халыкара ярышларда илебезне вәкил итә торган Русия җыелма төркеменең әгзалары һәм илнең төп төркеменә кандидатлар.
ГПН хезмәткәрләренең аеруча игътибары күп кеше булган объектларга төшә. Казан шәһәре Вихитов районы буенча "Үзәк" күзәтү һәм профилактика эше бүлегенең хезмәткәрләре Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсендә янгынга каршы инструктаж үткәрде. Инспекторлар янгын иминлегенә аеруча медицина йортларында игътибар итә, чөнки һәрвакыт аның территориясендә күп санлы чирлеләр һәм персонал булганга күрә янгын килеп чыгу һәм аның начар нәтиҗәләре рискы арта.
Русия ГТХМ системасында Иминлек культурасы елы чикләрендә күзәтү органнарының хезмәткәрләре гомумбелем йортларда профилактика дәресләрен үткәрәләр. Шундый дәресләрнең берсе 6 нчы Зәй мәктәбенең укучылары белән үткәрелде. Анда янгын иминлеге чаралары аңлатылды. Дәрестән соң мәктәптә янгын килеп чыгу очрагында бинадан уку эвакуациясе үткәрелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннарның күбесе кешеләр йоклаганда һәм вакытында януны күреп аны бетерү буенча чаралар күрергә алмаганда төнге сәгатьләрдә була. Шуңа күрә автономияле белдерүчеләрне куллану — ул нәтиҗәле саклау юлларының берсе. Былтыр 6 очракта сигнал 18 кеше гомерен коткарып калырга булышты. Шул исәптән 9 бала коткарылган. Иске электрика челтәре, бала шуклыгы яисә тартканда утны саксыз куллану януларның төп сәбәпләре.