Бүген ГИМС үзәге территориясендә зур янгын сүндерү һәм коткару флешмобы үтте. Анда йөз иллегә якын Казан мәктәп укучысы һәм Туполев ис. Казан техника университетының студентлары, шулай да Кече суднолар дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре, шәһәрнең янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең янгын сүндерүчеләре, дәүләт янгын күзәтү инспекторлары, эзләү-коткару һәм кинология хезмәтенең хезмәткәрләре, Казан ш. ОСВОД һәм ВДПО ның Казан бүлегенең вәкилләре катнаштылар.