Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 3 кеше һәлак булган.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.

04.03.2018 ел 18.35 Югары Ослан районы, Татар Борнаш авылы,  Советлар урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 45 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды: 1952 елгы ир-ат, 1959 елгы хатын-кыз һәм 1936 елгы хатын-кыз. Янгын ике сәбәп буенча чыккан дип фаразлана: ут төртү яисә ут белән саксыз эш итү. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International