Дәүләт янгын күзәтү хезмәткәрләре үткәрә торган профилактика чаралары Русия ГТХМ системасында Иминлек культурасы елына оештырылган Халык белән консультацияләр, инструктив дәресләр, очрашулар һәм чыгышлар үткәрү гражданнарны өйрәтү юлларының берсе булып тора.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 23 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән мунчада – 1 янгын.
2018 елда 14 февральдән 19 февральгә кадәр Казан шәһәрендә Бөтенрусия гамәли янгын спорт ярышлары булачак. Чемпион исеменә 50 дән артык җыелма төркем ярышачак, шул исәптән Русия Федерациясенең 13 субъекты, ә бу Русиянең төрле регионнарының 450 дән артык спортчысы. Гамәли янгын спорт ут белән төрле көрәшүләрдән, атлетика дисциплиналарыннан (киртәләр белән йөгерү, янгын эстафетасы, штурм баскычы белән менү һ. б.) һәм техник мәсьәләләрне башкару белән бәйле квест юнәлешләреннән (хәрби җәелдерү) тора.
5 февральдән 11 февральгә кадәр атна эчендә генә Татарстан Республикасы ГТХМ карамагында Эзләү-коткару хезмәтенең хезмәткәрләре профилактика эшен үткәрүгә 46 тапкыр чыккан. Әңгәмәләрдә коткаручылар 1 369 истәлек өләшкән. Барлыгы 107 коткаручы эшләтелде. Коткаручыларның төп "клиентлары" санында — балыкчылар. Моннан башка, коткаручылар һәрвакыт мәктәп укучылары сулыклар бозында йөрүне искәртеп тора.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ 600 гә якын хезмәткәре "Лыжня России-2018" дигән зур спорт ярышында катнаштылар. Төп старт Юдино поселогында "Локомотив" стадионында үтте. Моннан тыш, "Лыжня России-2018" Горки-Әмәт урман паркында һәм Гаврилов ур. буенча Казансу елгасының тугаенда үтте. Оештыручыларның мәгълүматлары буенча Казанда массакүләм узышта барлыгы 20 меңгә якын кеше катнашты, ә Татарстан буенча — 150 мең спорт яратучы.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр.
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министрының урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнаштылар. Утырыш Татарстанны Арча муниципаль районының Казанбаш төп гомумбелем мәктәбенә йөри торган балаларның чирләп китү сәбәбеннән эшләнә торган чараларга багышланган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 2 янгын, каралтыда – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.
Кама елгасы аркылы Соколка — Яңа Кама Аръягы маршруты буенча тәүлек буе 3,5 тоннага кадәр массалы автотранспорт өчен рөхсәт ителгән боз кичү ачык. Мамадыш һәм Түбән Кама мөниципаль районнарының арасы 100 км кыскартыла. Җәяүлеләр шулай ук боз юлын куллана ала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 2 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын, башка объектларда – 4 янгын.