Иминлек культурасы елы: гадәттән тыш хәлләр булган очрактагы гамәлләргә эшсез халыкны укыту ЖЭУ кармагындагы уку-консультация пунктларында узарга тиеш

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Тынычлык һәм сугыш вакыты шартларында гадәттән тыш хәлләр булган очрактагы гамәлләргә эшсез халыкны укыту сораулары торак куллану идарәләренең карамагындагы уку-консультация пунктларында бүген идарә итүче компанияләрнең җитәкчеләре һәм подрядчы оешмаларның генераль директорлары белән семинар вакытында фикер алышынды. Планлы дәресне Казан ш. Башкарма комитеты карамагындагы Гражданлык саклау идарәсе "Заречье" балаларга өстәмә белем бирү үзәге базасында оештырды. Үзәк холлында шәхси саклану чараларын өләшү пункты җәелдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International