Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 4 марты, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында– 2 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 4 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.

03.03.2018 ел 19.01 Югары Ослан районы, Каинки авылы, Үзәк урамы, шәхси йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта кешенең өстендә киеме янды. Мәйданы 0,5 кв.м.  Утны үзләре сүндерде. 1956 елгы ир-ат төрле тән җәрәхәтләре белән  хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе - газ җиһазын кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

03.03.2018 ел 22.01 Теләче районы, Узәк авылы, Ленин урамы, шәхси йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 50 кв.м Янгын сүндерүчеләр, 1962 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 03.03.2018 ел 21.32 Югары Ослан районы, Сәет авылы, улица Үзәк урамы, шәхси йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1939 елгы ир-ат мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International