Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 3 марты, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 1 янгын, күрфатирлы йортларда – 2 янгын,  мунчада – 3 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне  кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 0 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.

02.03.2018 ел 13.49 Казан шәһәре, Идел буе районы, Карбышева урамы, 35 нче йорт, фатир.   

Биш катлы күпфатирлы йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 3  кв.м. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән вакытта, 1958 елгы хатын-кызны таба һәм ашыгыч  ярдәменә тапшыра. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аның үлемен исбатлый. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

02.03.2018 ел  02.51 Чистай шәһәре, Тынычлык урамы, 15а йорты, фатир.

Ике катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды, 1937 елгы хатын-кыз, 1969 елгы ир-ат, 1966 елгы ир-ат. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

02.03.2018 ел 22.18 Казан шәһәре, Идел буе районы, Тынычлык бистәсе, Рубежная урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1947 елгы ир-атны коткарды. Янгыннның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International