Рафис Хәбибуллин суда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында : уртак тырышлыгы кешеләр тормышын саклап калырга тиеш

2018 елның 11 августы, шимбә

11 августта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Республика су объектларында куркынычсызлыкны  тәэмин итү турында   Россия ГТХМ  ТР буенча  Баш идарәсе башлыгы –  ГО һәм ГТХ министры  Рафис Хәбибуллин сөйләде. Киңәшмәне  видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Тулаем алганда,суда  вәзгыять   шактый киеренке кала . Күрелә торган чаралар турында бер атналык мәгълүмат   барлык муниципаль районнардан һәм шәһәр округларынннан килде.

Бер атнада су объектларында 7 кеше  һәлак булды,  узган атнада  3 һәлак булган.  Узган елның шул    ук атна арасында 6 кеше үлгән.

Шул җиде кешенең бишесе йөзәр өчен жайланмаган урыннарда, э өчесе исерек хәлдә йөзәп һәлак булган.

 Ел башыннан республика сулыкларында  67 кеше, һәлак булган,  узган елның шушы чорында – 54 кеше һәлак булган. Нигездә, кешеләрнең үлеме    бөтенләй  коткару постлар булмаган урыннарда барлыкка килә.  Андый постлар барлыгы  58. 20 районда бу юнәлештә эш алып барылмый (бу Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Кама-Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы).

Яхшы урнәк булган  Теләче районын билгеләп үтик, анда  узган атнада  2 коткару посты  булдырылган

Сулыкларда тәртип бозучыларны административ беркетмә буенча җаваплылыкка тарту саны артканы билгеләп үтелә  .  Узган атнада аларның саны -  218 (алдагы атнада -  146, барлыгы 530).

Беркетмәләрнең  яртысыннан артыгы  (323)  эчке эшләр органнары хезмәткәрләре  тарафыннан төзелде.

Уткәрелгән анализдан күренеп тора- бер муниципаль районга , уртача ,  15 төзелгән    беркетмә туры килә.

Суда ял итү урыннарын күмәкләп торучы   мобиль төркемнәрнең    саны артты .  Бер атна эчендә аларның саны  1030 тәшкил итә   (узган атнада – 937),  барлыгы сезонда 7567. Яхшы якка  7 муниципаль берәмлеге билгеләп  үтелә - Әгерҗе – 113 (96), Буа – 45 (8), Биектау – 56 (43), Зәй – 28 (18), Лаеш - 77 (11), Норлат – 182 (60), Балык Бистәсе – 45 (27).

3 муниципаль берәмлектә  мобиль патруль төркемнәренең  эш темплары  кимегән . Әлмәт – 62 (84), Югары Ослан – 20 (30), Теләче – 14 (120).

 

Икенче мәсьәлә  - бу  коену урыннарын  булдыру. Уңай мисал сыйфатында  сулыкларда куркынычсызлыкны  тәэмин итү буенча системалы эш алып бару Әлмәттә  яхшы куелганынын эйтеп утәм. . Шәһәрдә бер  пляж гамәлдә ,   һәм  шәһәр бюджеты хисабына  тагын ике  пляж  төзелә . Мобиль патруль төркемнәре эше  оештырылды. Транспорт  һәм   элемтә   белән тәэмин итү  мәсьәләләре   район хисабына  оештырылган.   Ачыкланган  уңай тәҗрибәне без  барлык муниципаль районнарына җибәрдек .

Уртак тырышлыгы    кешеләр тормышын саклап калырга  тиеш, дип билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International