Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.
2018 елда 3-5 августта Казанда триатлон буенча Русия беренчелеген һәм IRONSTAR&TIMERMAN халыкара ярышларын үткәрү планлаштырылган. 1 августта өлкән инспектор Р. Р. Сафин вакытлы инфраструктураны карап тикшергән. Оештыручылар һәм вазифалы шәхесләр белән ярышлар вакытында янгын иминлеге чараларын үтәү турында инструктаж үткәрелде, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләрдә хезмәт күрсәтү персоналының гамәлләр тәртибен аңлаттылар.
2018 елда 1 августта төнлә күп фатирлы йортның дүртенче катындагы фатир яна иде. Тышкы ишек ябык булган, әмма аны бензорез белән ватып ачтылар. Янгынны сүндерү барышында зал бүлмәдә диванда 1983 елгы фатир хуҗасы аңсыз торышта табылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төзүче фатирны автоном янгын белдерүчеләре белән җиһазландырган, әмма хуҗалар әсбаптан батарейларын чыгарган. Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр булмаса, хатын-кыз төтен белән агуланып үләр иде.
ГТХМ хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләр ветераннарының сораулары буенча Татарстан Республикасы координация советы эгидасы астында "Аврора. Яшь спецназчы" махсус хәрби-патриотик сменасының тәрбияләнүчеләре өчен "Хыял" балалар сәламәтләндерү лагеренда күрсәтмә дәресләр уздырдылар. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре яшь спецназчыларга кунакка инде берничә тапкыр барган. Заманча коткаручыларның мөмкинлекләрен ТР ПСС 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының белгечләре күрсәттеләр, заманча янгын сүндерүчеләрнең янгын техникасы кораллары турында балаларга Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды 53 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре сөйләделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.
Ата-аналарга җәйдә балалар иминлеге сорауларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Балалар иминлеге сорауларына багышланган "Спас-экстрим" порталында балалар гадәттән тыш хәлләр булганда ясалган үз-үзеңне тоту буенча кызык фильмнар карый, уенда коткаручылар ролендә үзләрен сынап карый, китаплар, буклетлар һәм комикслар укый ала. Моннан тыш, монда "Спасик белән каникуллар" дигән махсус бер бүлек тә бар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.
Көн саен, нәүбәттә торганда, эзләү-коткару эшләренә чыгулар арасында Татарстанның коткаручылары балалар сәламәтләндерү лагерьларында, су янында халык ял итәргә күп җыела торган урыннарда һәм пляжларда төрле яшь категориядәге халык белән профилактика әңгәмәләрен үткәрәләр. Коткаручылар балыкчылар белән дә зур эш алып баралар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.
Татарстан Республикасында 2018 ел башыннан сулыкларда 63 кеше үлгән, ә үткән елның шул ук чорында — 36 кеше һәлак булган.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.