Балалар сәламәтләндерү «Горьковец» лагеренда янгын «десанты»

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә «Горьковец»   балалар лагерында  планлы янгын-тактик өйрәнүләр уздырылды. 

  Балалар ял итү урыннарында  мондый тренировкаларны   Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре белән берлектә  күзәтчелек эшчәнлеге   һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәуләт инспециясының Яшел Үзән  бүлегенең инспекторлары ел саен үткәрәләр. Төп максаты- шәхси составны әзерләү   дәрәҗәсен арттыру,  һәм  шәһәр читендәге лагерьларда  гадәттән тыш хәл  килеп чыккан арада ашыгыч хезмәтләре белән  узара эшне камилләштерү.

- Мондый чараларны үткәрергә кирәк, - дип  фикерләрен  уртаклаша «Горьковец» лагереның директоры Ольга Щербатенко. – Балалар лагерьлары  – бу  янгын куркынычы булган объектлар. Балалар да, тәрбиячеләр дә биредә  янгын чыккан очракта  нәрсә эшләүне төгәл белергә  тиеш.   

Балаларга янгын сүндерү техникасын  һәм җиһазлар күрсәтү онытмаслык тамаша булды.   8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре    балаларга заманча янгын сүндерүче "Камаз" ларның  техник характеристикалары һәм мөмкинлекләре  турында  сөйләделәр,   хәрби җәелдерү элементларын  күрсәттеләр.  Барлык теләүчеләр  каска киеп  янгын сүндерү автомобиле кабинасына утырып    үзләрен  дә  янгын сүндерүче  булып хис иттелэр.

 - Шундый профилактик дәресләр  истә кала, - ди Яшел Узән  муниципаль районы кузәтчелек  һәм профилактик эшләр буенча булегенең  баш  инспекторы  Рамил Хаҗиәхмәтов. - Барлык уртак акцияләрнын   төп максаты – бу балаларның  күпләп ял итү урыннарында янгыннарның    килеп чыгуына юл куймаска   һәм  балаларның уттан  һәлак  булуын  булдырмаска.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International