Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 6 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, башка сәбәрләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шул исәптән төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 9 тапкыр. Профилактик эшләренә – 12 тапкыр.
10.08.2018 ел 21.20 Лениногорск шәһәре, Горького урамы, 31 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда түбә һәм әйберләр янды. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1952 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96