Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2018 елның 10 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  17  тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.

Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын, мунчада – 1 янгын.   

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10  тапкыр чыктылар. Шул исәптән югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча – 6 тапкыр. Профилактик эшләренә – 9 тапкыр.

09.08.2018 ел 01.19 Чүпрәле МР, Иске Дуванов авылы, Крепкова урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1964 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International