ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 21 тапкыр, кыска ялганыштан –5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Аларга чүп үләнен чабу буенча эшне оештырырга туры киләчәк. Яз вакытында андый үләннең табигый янгыннар таралу куркынычы бар. Шундый бурычны җирле администрацияләргә республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышында куйган. Утырыш бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә үтте.

Торак пунктларда табигый янгыннар килеп чыгуны һәм таралуны кисәтү максаты белән Кайбыч муниципаль районының администрациясе өй тирәсендә һәм башка территорияләрдә чүп үләнне чабу буенча эшне оештырган. Узган җәйнең уңайлы һава шартлары үләннең каты үсүенә булышкан һәм аның күбесе биеклеккә 2 һәм дә 3 метрга җитәләр. Моның бөтенесе киләсе елда язда коры-сарыга әвереләчәк. Ләкин моны, тапшырылган территорияләрдә тәртип салу буенча гади эшне оештырып башкаргач, кисәтергә була.

Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында үзенең хезмәткәрләренең 1 сентябрьдә мәктәпкә беренче тапкыр барачак балалары өчен бәйрәм оештырылган иде. Күргәзмә экскурсия белән балаларны Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоынынң музее буенча җитәкләделәр. Беренче сыйныф укучылары янгын сүндерүчеләрнең парталары алдында утыра, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын киеп карый алганнар. Барлык балаларга беренче сыйныф укучысы җыентыгын, баллы бүләкләр, истәлекле сувенирлар, дәресләр тәртибен һәм янгын иминлеге истәлекләрен биргәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча 14 тапкыр, кыска ялганыштан –0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 2 янгын.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин Татарстан Республикасы гражданнарына коры чирәм һәм чүп янып китү нәтиҗәсе буларак килеп чыга торган табигый янгыннарның көтелмәслек нәтиҗәләре турында искә төшерә. Татарстан Республикасы территориясендә 1 700 дән артык чирәм һәм чүп янулары теркәлгән.

Быел 4 октябрьдә илебезнең гражданнар оборонасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шундый әһәмиятле дата алдыннан Чистай районы Галактионово авылында “Ровесник” лагеры нигезендә Чистай муниципаль районының предприятиеләре һәм оешмалары арасында “GO-ГРАЖДАНИН БУЛ” ярышлары үткән. Чараны ике идарәчелек оештырган – Чистай районы буенча яшьләр бүлеге һәм ГТХМ бүлеге.

Бүген киләчәк беренче сыйныф укучылары – ТР ГТХМ Үзәк аппараты, ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең балалары “Сәлам, мәктәп!” бәйрәмендә катнашканнар. Балаларга “Беренче сыйныф укучысы җыентыгын” бүләк иткәннәр. Оештыручылар балаларны мөмкин кадәрчә кызыксындырырга тырышканнар һәм яшь кунаклар өчен күңелле “ГТХМ көнен” көйләгәннәр. Мәктәп тормышына бәйрәмле старт онытылмаслык һәм кызык булып чыкты.

Бүләк итү Казан Кирмәненең Туп ишегалдында булган. Гадәттәгечә Республика көне  алдыннан анда Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тантаналы бирү чарасы үткәрелә. Котлау сүзләрендә Рөстәм Миңнеханов барлык җыелган кешеләрне киләсе бәйрәм белән тәбрикләгән һәм эштә сизерлек казанышлар һәм нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдергән. Искә төшереп, Эдуард Илларионов 2017 елның 24 мартында Казан дары заводында склад бинасында зур янгынны сүндергә вакытта авыр яралар кичергән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча 25 тапкыр, кыска ялганыштан –2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән, 10 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International