Муниципаль районнар башлыкларына янгын иминлеге турында борчылырга кирәк

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Аларга чүп үләнен чабу буенча эшне оештырырга туры киләчәк. Яз вакытында андый үләннең табигый янгыннар таралу куркынычы бар. Шундый бурычны җирле администрацияләргә республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышында куйган. Утырыш бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International