Бүген киләчәк беренче сыйныф укучылары – ТР ГТХМ Үзәк аппараты, ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең балалары “Сәлам, мәктәп!” бәйрәмендә катнашканнар. Балаларга “Беренче сыйныф укучысы җыентыгын” бүләк иткәннәр. Оештыручылар балаларны мөмкин кадәрчә кызыксындырырга тырышканнар һәм яшь кунаклар өчен күңелле “ГТХМ көнен” көйләгәннәр. Мәктәп тормышына бәйрәмле старт онытылмаслык һәм кызык булып чыкты.