Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча 25 тапкыр, кыска ялганыштан –2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән, 10 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
28.08.2017 ел 08.56 Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 30/116 йорт, фатир.
Биш катлы панель торак йортта дүртенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. 8 кв.м. мәйданында әйберләр һәм җиһаз янды. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 9 кешене коткара, шуларның 5 бала. Янгын нәтиҗәсендә, 2009 елгы малай зыян күрә, аны хастаханәгә озаталар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
28.08.2017 ел 12.25 Баулы шәһре, Островский урамы, 14 нче йорт, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән, 1961 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96