Быел 4 октябрьдә илебезнең гражданнар оборонасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шундый әһәмиятле дата алдыннан Чистай районы Галактионово авылында “Ровесник” лагеры нигезендә Чистай муниципаль районының предприятиеләре һәм оешмалары арасында “GO-ГРАЖДАНИН БУЛ” ярышлары үткән. Чараны ике идарәчелек оештырган – Чистай районы буенча яшьләр бүлеге һәм ГТХМ бүлеге.