Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында беренче сыйныф укучысы көне

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында үзенең хезмәткәрләренең 1 сентябрьдә мәктәпкә беренче тапкыр барачак балалары өчен бәйрәм оештырылган иде. Күргәзмә экскурсия белән балаларны Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоынынң музее буенча җитәкләделәр. Беренче сыйныф укучылары янгын сүндерүчеләрнең парталары алдында утыра, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын киеп карый алганнар. Барлык балаларга беренче сыйныф укучысы җыентыгын, баллы бүләкләр, истәлекле сувенирлар, дәресләр тәртибен һәм янгын иминлеге истәлекләрен биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International