28 гыйнвар көнне 15 сәг.00 мин. ЕДДС диспетчерыннан Киров районының “Речной техникум” тукталышында автобус януы турында хәбәр килә. Янгын бара торган автобусның мотор бүлегендә чыга. Автобус эчендә пассажирлар да була. “Голден Драгон” автобусы МУП АТП – 4 исәпләнә, ул “10 А” маршруты белән йөргән. Бәхеткә каршы зарар күрүчеләр юк, автобус йөртүчесе пассажларны тиз арада чыгарган. Янгын чыккан урынга дүртенче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре бара. Алар тиз арада янгын белән көрәшәләр. Янгынның мәйданы 10 кв.м. тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.