Уттан сак булыгыз

2012 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кичә көндезге уникеләр тирәсендә Казанның Ямашев 81 урамында янгын чыккан.  Дүрт бүлмәле фатир янган. Ут белән камап алынган фатирдан янгын сүндерүчеләр ике 1954 елгы һәм 1979 елгы хатын – кызны  коткарган.  18 кешене эвакуацияләгәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 5 кв.м. тәшкил иткән. Ут электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

  • Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
  • Яткан җирдән тәмәке тартмаска
  • Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
  • Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
  • Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
  • Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
  • Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International