Менделеевск районында янгында 4 кеше һәлак булган

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген төнлә Менделеевск районының  Гунина урамында  өч гаилә яши торган шәхси йортта  янгында дүрт кеше һәлак булган, алар арасында ике хаты-кыз 1936ел.,1962 ел. һәм ике ир кеше 1958ел. һәм 1974 ел. Алар бөтенесе беренче номерлы фатирда яшәгәннәр, беркайда да эшләмәгәннәр, спирт эчемлекләре белән мавыкканнар. Янгынның сәбәбе – исерек килеш тәмәке тарту, дип фаразлана.

Янгын турындагы хәбәр кризис хәлләр идарә үзәгенә Менделеевск районының ЕДДСтан  00.10 сәгатьтә килә. Вакыйга булган урынга беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы буенча 86 нчы янгын сүндерү сагының дежур каравылы килеп җитә. Алар килгәнче беренче номерлы фатирның верандасы ут эчендә була. Күрәсең, әлеге фатирның хуҗалары верандада тәмәке тартканнар һәм сүндермичә төпчеген атканнар. Янгын вакытында ут чыгаручылар тирән йокыга киткән булган, аларның мәетләрен коткаручылар янгынны сүндергән вакытта тапканнар  Утны 20 минуттан соң сүндерделәр. Әлеге йортның башка торучылары зарар күрмәгәннәр. Янгында 6 техника һәм шәхси составның 13 кешесе эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International