Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 69 тапкыр юлга чыккан. 3 октябрь көнне булган мәгълүматлар буенча, республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, кыска ялганыштан – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җылыткыч приборларын саксыз кулланган нәтиҗәсендә - 1 янгын, билгесез сәбәпләр буенча - 3 янгын. Зональ эзләү – коткару отрядының дежур сменасы тревога буенча 17 тапкыр юлга чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.