3-4 октябрь көнннәрендә Актаныш муниципаль районында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация буенча укулар узды.
Районыбызда өйрәнүләр 3 октябрь көнне мобилизация өлкәсендә уздырылса, 4 октябрь көнне гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча узды. Бу өйрәнүләрдә Совет һәм Башкарма комитетның бүлекләре, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр һәм райондагы гадәттән тыш хәлләр, Россия эчке эшләр министрлыгы бүлекләре катнашты.
Районга эвакуация белән килүчеләрне каршылау, хисабын алу, урнаштыру өчен җирлектә Кабул итү пунктлары оештыру - әлеге укуның бер өлеше иде. Бу эш җирлек башлыклары, аларнын сәркатипләре һәм мәктәп директорлары катнашында, Актанышның 2нче санлы мәктәбе базасында семинар-күргәзмә рәвешендә уздырылды. Анда район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.Гарипов, башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Н.Заһретдинов, районда гадәттән тыш хәлләр буенча эш итүче өлкән консультант Р.Әюпов катнашты.
Актанышның 2 санлы мәктәбе директоры И.Вахитов һәм мәктәпнең җаваплы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация буенча кабул иту пунктының эшчәнлеге белән таныштырды, мондый вакытта ни эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Н.Заһретдинов җирлек башлыкларына, урыннарда терроризмга каршы көрәш нисбәтеннән башкарыласы эшләр хакында мәгълүмат бирде, алга бурычлар куйды.
Актаныш районы