Янгын сүндерү сагының ветераннарына хөрмәт һәм игътибар

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы  буенча Яр Чаллы шәһәренең  федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының җитәкчесе үзләренең ветераннарын беркайчан да онытмый. Отрядта алар 46 кеше. Бәйрәмдә  дә, көндәлек эшләрендә дә отрядның өлкәннәре һәрвакыт та яшьләр белән янәшәдә.  Ветераннар үз профессиональ тәҗрибәләрен күрсәтүдән тыш, отрядның иҗтимагый эшләрендә дә актив катнашалар.

Өлкәннәр көнне декадасы уңаеннан Татарстан Республикасы  буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының җитәкчесе бәйрәм чараларын оештырды. Отряд хезмәткәрләре барлык ветераннарның фатирларын йөреп, торак шартлары белән кызыксынып чыктылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Аннан соң ветераннарга отряд бүлекчәләре буенча экскурсия уздырдылар, яңа янгын техниканың мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Көчле янгын машиналарны профессиональ яктан тикшереп чыккан ветераннар чын күңелдән хәзерге буын янгын сүндерүчеләре өчен куандылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International