Татарстан илкүләм гражданнар оборонасына әзерләнә

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

Ул Россия ГОның 80 еллыгына багышлана

4 октябрь - Россиядә гражданнар оборонасы оешуның 80 еллыгы көнне ГО буенча илкүләм өйрәнүләр уздырыла, ул атнага сузыла. Димәк, шундый зур масштаблы чарага, федераль башкарма органнар белән бергә, РФнең барлык субъектлары башкарма хакимиятләре һәм җирле үзидарәләр дә җәлеп ителә.

Илкүләм өйрәнүләрне Россия Хөкүмәте оештыра. Татарстанда исә ТР Премьер-министры Илдар Халиков ГО җитәкчесе булып тора, шәһәр һәм районнарда – муниципаль хакимият башлыклары. Аерым алганда, кичә Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе алдыннан шушы мәсьәлә буенча ябык режимда сөйләшү уздырылды.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Андрей Орлов шулар мәсьәләсендә аңлатма бирде.

Аның сүзләренчә, илкүләм өйрәнүләр ГО җитәкчеләренең гражданнар оборонасы чаралары белән идарә итү ягыннан белемнәрен һәм гамәли мөмкинлекләрен камилләштерү һәм нәтиҗәләрен бәяләү максатыннан уздырыла. Аның әһәмияте һәм уникальлеге шунда – ул, беренче тапкыр буларак, Россиякүләм масштабта, өйрәнүләр сиреналар кабызылмый гына үткәрелә. Сирена дигәннән, А.Орлов, 30 еллап элек җитештерелгән халыкка сөрән салу системасы мораль һәм техник яктан искергән, ди. Моннан 3 дистә ел элек Казанда, әйтик, Азино, Яңа Савин районы микрорайоннары булмаган, ә сиреналарның аваз җиткерү сәләте зур шәһәр шартларында 700 метр радиус булса, япан кырда – 2 км. Шуңа күрә, халыкны яклау йөзеннән мәгълүмат бирү башка юллар белән дә башкарылырга тиеш. Элемтә операторлары ярдәмендә SMS-хәбәрләр җибәртү дә үзен акламаган, чөнки һәр абонентка хәбәр җибәрү 3-6 сәгатькә кадәр вакыт алган, димәк, бу юлда оперативлык төшенчәсе төшеп кала. Җитмәсә, һәр абонент та аннан файдаланмый икән. Шуңа күрә, шәһәр шартларында халыкка телдән мәгълүмат җиткерү өчен ОКСИОН терминал комплекслары кулайрак, гомумән алганда, радио һәм телевидение аша игълан халыкка  тизрәк барып җитә дип саный А.Орлов.

Шулай ук өйрәнүләр барышында ГО эшләре белән идарә итү буенча күчмә пункты, шулай ук эвакуацияләнүчеләрне җыю пункты (алар Татарстанда – 426), кабул итү пункты, тагын нурланыш, химик һәм биологик күзәтү пунктлары, махсус чистарту-эшкәртү пунктлары, күчмә туклану пуктлары җәелдерелә, индивидуаль саклану чаралары өләшү пунктлары, элемтә һәм ГО белән идарә итү чаралары, ГОның саклану корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча төркемнәре әзерлек хәленә китерелә һ.б. Халыкны табигать китергән һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән, сугыш хәрәкәтләре барган һәм террорчылык актларыннан яки аларның нәтиҗәләреннән саклану ысулларына өйрәтә, халыкны, шулай ук матди һәм мәдәни байлыкларны куркынычсыз районнарга (ә алар республикада – 39) эвакуацияләү кебек бурычларны үти. Республиканың янгын сакчылыгы частьларында, кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгендә, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, янгын сакчылыгы хезмәте уку үзәкләрендә “ачык ишекләр” көннәре, мәктәпләрдә ГО тарихына багышланган дәресләр уздырыла.

Россия ГОның 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 5 октябрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә ГО ветераннары һәм министрлыклар, ведомстволар, оешмаларның гражданнар оборонасы мәсьәләләрен хәл итүдә активлык күрсәткән хезмәткәрләре өчен тантаналы чара була. Милли мәдәният үзәк каршындагы мәйданда исә янгын сүндерү һәм коткару техникасы күргәзмәсе оештырылачак, кыр кухнясы үзенең сыен тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы системасы ул әле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гына түгел, ГО буенча республикага буйсына торган тагын 14 хезмәт тә һәм аңа ТР Хөкүмәте күрсәтмәсе белән билгеләнгән министрлыклар, ведомстволар, предприятие һәм оешмалар керә. Предпирятиеләр арасында ГО мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләти карашлы “Татнефть”, ”Газпром трансгаз Казань”, “КамАЗ”, “Татэнерго”, “Казаньоргсинтез”, “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”, “Нижнекамскнефтехим”, “Нижнекамскшина”, “Казан синтетик каучук заводы” акционерлык җәмгыятьләре генераль директорлары гаять зур өлеш кертә. Димәк, алга куелган максатка ирешү уртак тырышлык нәтиҗәсе ул, ди А.Орлов. Аерым алганда, халыкка мәгълүмат җиткерү һәм элемтә, медицина, санитария-эпидемиология күзәтчелеге, җәмәгать тәртибе сагы, коткару, янгын сакчылыгы, транспорт, юл хезмәтләре, энергетика һәм маскировка, инженерлык, коммуналь-техник, сәүдә һәм туклану, хайваннарны һәм үсемлекләрне, мәдәни һәм матди байлыкларны саклау хезмәтләре. Җыеп кына әйткәндә, 150 мең кешедән торган барлык формированиеләр дә ике максатта файдаланыла: алар сугыш булмаган тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрне бетерү бурычларын үтәүгә һәм һәлакәтләрдән коткару кебек кичектергесез эшләргә җәлеп ителә.

РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов әнә шундый белешмә бирде.

 

Миләүшә Низаметдинова, татар –информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International