Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәеннән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б. – болар барысы да хәтәр очракта югалтуларны киметү максатында эшләнергә тиешле чаралар.
Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда, җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк.