Сак булырга кирәк

2013 елның 15 марты, җомга

Статистик мәгълүматларга  караганда,  янгыннарның  күпчелеге  торак секторда чыга. Иң куркынычы көзге-кышкы чор, чөнки салкын көннәрдә   кулдан ясалган җылыткычлардан һәм җимерек мичләрдән файдалана башлыйлар.

Торак йортларда янгын чыгуга юл куймас өчен  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен  истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

Мичтән файдаланганда  төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга. Утыру һәм ярыклар хасил булудан котылу өчен мичне  аерым нигезгә (фундаментка) урнаштырырга. Мич  бер ягы белән дә  агач стенага яки  башка  агач әйбергә  терәлеп тормаска, һава  йөрү өчен мич биеклегендә  ара калырга тиеш. Мичкә яга башлаганчы аның төзеклегенә инанырга кирәк. Стенасында ярыклар булганда аларны балчык белән әйбәтләп сылап чыгарга кирәк.

Электрдан эшләүче төзек булмаган  җылыткычлардан файдаланмаска һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска. Эшләп  торучы  электр приборларын пәрдәләр, обой ябыштырылган стена, тиз кабынучан башка әйберләргә якын куймаска. Квартирадан беразга гына чыгып киткәндә дә электр приборларының челтәрдән алынган булуына инанырга. Электр приборларыннан файдаланганда аларны  янмый торган материалдан ясалган махсус аслыкларга куялар.

Төзек булмаган газ җиһазларыннан файдаланмаска һәм аларга карата куелган  таләпләрне бозмаска. Төзек булмаган, герметиклыгына зыян килгән  газ приборыннан файдалану газ чыгып торуы белән аеруча куркыныч. Бүлмәдә газ исе килгәндә   шырпы сызарга, электр  кабызгычларыннан   файдаланырга ярамый.

Электрүткәргечләрне  дөрес  монтажламау  да бәла-казага китерергә мөмкин. Торак  йортлар-да һәм квартираларда  электр  счетчикларына “жучок”лар кую һәм ватык электр приборларыннан  файдалану катгый тыела. Бер розеткага берьюлы берничә электр приборы тоташтырып, электр  челтәрендәге   көчәнешне  арттырмагыз.

Электр челтәрендә  киселеше (сечение) кулланыла торган токка исәпләнмәгән  телефон үт-кәргечләрен куллану бик куркыныч. Шулай ук  электр үткәргечләренең телефон һәм радиоүткәргечләргә, радио һәм телевидение антенналарына, агач ботакларына һәм өй-бина түбәләренә тиеп торуына  юл куярга ярамый. Төрле  киселештәге, төрле материалдан эшләнгән, изоляциясе зарарланган  электрүткәргечләрне кулланырга, аларны кадак белән  беркетергә,   борып тоташтырырга ярамый.

Юл өстенә өеп куелган  төзелеш материаллары янгын машиналарына узып китү өчен  комачаулык тудырырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан  Республикасындагы  дәүләт учреждениесе  күзәтү эшчәнлеге идарәсенең  Биектау районындагы янгын күзәтчелеге  бүлеге  яшәгән йортыгызны, квартирагызны  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен  төгәл үтәү генә  имин  итәчәге  турында кисәтә.

Янгын чыккан очракта “01” телефоны буенча шалтыратыгыз.  

Биектау янгын күзәтчелеге бүлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International