Начар һава торышы булу сәбәпле, ТРның 88 торак пункты электр энергиясеннән мәхрүм

2013 елның 19 марты, сишәмбе

 Бүген иртәнге сигезенче яртыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә РЭС кизү торган хезмәткәреннән республиканың 9 муниципаль районында электр энергиясе белән тәэмин ителеш туктатылуы турында хәбәр килде. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Начар һава шартларына бәйле рәвештә, Мамадыш, Әгерҗе, Кайбыч, Нурлат, Арча, Чистай, Балык Бистәсе, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары электр энергиясеннән мәхрүм калган. 88 торак пунктта 38 мең кеше яши. Ут көчле җил һәм юеш кар аркасында сүнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, ТР торак пунктларында электр энергиясенең сүнүенә бәйле рәвештә, “Челтәр компаниясе” ААҖ, ТР Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында гадәттән тыш хәлләрне бетерү оператив ведомствоара штабы булдырылган. Анда социаль мөһим объектларда электр энергиясенең резерв чыганакларын куллану мәсьәләсе хәл ителә.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International