Бәйрәм вакытында, ягъни 8 марттан алып 10 мартка кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 178 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 2 кеше һәлак булды, 5 кеше зарар күрде, 7 кеше коткарылды.
Янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру аркасында – 6 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 5 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 5 янгын, җылыту приборлары төзек булмавы аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итү - 8 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр приборларын дөрес кулланмау аркасында - 2 янгын, 2 янгыннарның сәбәпләре ачыклана. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 9 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 33 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 24 тапкыр чыктылар. Шуларның 9 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 4 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр.