Янгынны тиз сүндерделәр

2013 елның 12 марты, сишәмбе

11 март көнне Чирмешәндә, Мәктәп урамында янгын чыкты.

Янгынга каршы 135нче часть диспетчерлыгында әйтүләренчә, шәхси йортта ут чыгу турында хәбәр иртәнге 8 сәгать 44 минутта керә.

Янгын сүндерүчеләр, минутлар эчендә килеп, янгынны тиз арада сүндерәләр. Күрше йортларга зыян килмәгән. Янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Шөкер, быел, моңа кадәр, районда янгыннар булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International