Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше үлгән, 4 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 31 тапкыр чыктылар. 26 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
13.11. 2013 ел 07.30 Чистай шәһәре, Яшьләр урамы, 21 нчы йорт, 106 фатир
Ут бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 18 кв.м. Утны сүндергән вакытта коткаручылар, 1961 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.