ТРО ОО «ВДПО» иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы бүлеге Алабуга тармагындагы Казан-Богородицкий территориясендә урнашкан бинаны Казан епархия идарәсенә тапшырды. Элек монастырь биләмәләренә кергән җирләрне кайтпруы тапшыру чарасының соңгы этабы булды. – дип белдерде Михаил Верзилин. – Ә Алабуга администрациясе ярдеме белән ВДПО бүлеге бүтән бинада урнашты. ВДПО җәмгыять оешмасы төрле конфессияләрдәге дини оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тора. “Безгә фатиха бирелде, без җәмгыять өчен файдалы эш белән шөгелләнәбез ” – дип өстәде шулай ук ВДПО Үзәк Совет рәисе.
Без ВДПО җәмгыять оешмасына күркәм эш өчен бик рәхмәтлебез. – дип белдерде үз чиратында Казан метрополиты һәм Татарстанский Анастасий – хәзер җир тапшыру һәм төзелеш мәсьәләсе хәл ителде. Бу биналар 1967 елда төзелгән һәм элегә архитектура памятнигы дип саналмыйлар, бу бик яхшы – артык кәгазь эше процессны суза. Елабуга Казан-Богородицкий хатын-кызлар монастыре биләмәләре кабат кайтарылды, әлбәттә бу факт сөендермичә кала алмый.
БЕЛДЕРҮ:
Алабуга Казан-Богородицкий хатын-кызлар монастыре 1868 елда төзелә. Революциядәнсоң монда Наркомпрос балалар шәһәрчеге һәм 150 монахтан торган җәмгыять урнаша. 1928 елда монастырьне ликвидацияләү турында карар кабул ителә. Бөек Ватан Сугышы вакытында һәм 1949 елга кадәр монастырь территориясе тоткыннар лагере урыны ролен үти.
1993 елда монастырь бүлмәләренең кайбер өлеше яңадан Казан епархиясенә бирелә, ә 1995 елда яңадан монахлар җәмгыяте торгызыла. 1967 елда монастырь территориясендә Алабуга ТРО 00 «ВДПО» участогы өчен җир бүленә. Хәзерге вакытта монах корпусларында ремонт эшләре башкарыла.
2013 елда ВДПО җитәкчелеге бинаны монастырьга тапшыру турында карарын кабул итте һәм киләчәктә монахлар җәмгыятенә пожар чыгу куркынычсызлыгы өлкәсендә актив ярдәм курсәтуен белдерде. Тапшырылган бина базасында киләчәктә монастырьның пожар куркынычсызлыгы үзәге булдыралачак. Анда укыту, лекцияләр һәм бшка чаралар алып барырга планлаштырыла.
БЕЛЕШМӘ:
Верзилин Михаил Михайлович – эчке хәрби хезмәт запасының генерал-лейтенанты. СССР ГУПО МВД оргстрой бүлеге инспекторыннан Россия МЧС гражданнар оборонасы һәм махсус янгын чыгу куркынычсызлыгын саклау Департаменты директорына кадәр юл үтте. Батырлык, 2нче дәрәҗә “Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен” кебек дәүләт һәм идарәчелек орденнары иясе. 2011 елда Бөтенроссия ирекле Пожар җәмгыяте Үзәк Советы рәисе булып сайланды.